Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы сайлау участогында грипптан прививка ясатты

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов 573 нче сайлау участогында (2 нче Аксубай мәктәбендә) гриппка каршы прививка ясату мөмкинлегеннән файдаланды, әлеге участокка ул спорт министры Владимир Леонов белән килде.

– Нәкъ менә шушы көзге көннәрдә үз сәламәтлегеңне кайгыртырга һәм салкын тиюдән сакланырга кирәк, - дип уртаклашты Камил Камал улы. – Бу бик уңайлы – тавыш бирергә киләсең һәм шунда ук вакцинация ясатасың. 

– Бүген мондый прививканы район үзәгенең дүрт сайлау участогында алырга мөмкин. Барысы да вакцинацияне кирәкле профилактика чарасы буларак кабул итми, тик аны барыбер ясатырга кирәк. Бердәм тавыш бирү көнендә эпидемиягә каршы чара оештырып, сайлау участокларында халыкның күпчелеген үз сәламәтлекләренә сакчыл карау максатын куйдылар, – дип аңлата вакцинация кую идеясен тавыш бирү участогына килгән район үзәк сырхауханәсе баш табибе Марсель Ислямов.

Аксубай хастаханәсенә бу яңа буын препарат өч көн элек 4550 дозадан күбрәк кайтты. Аксубайның дүрт сайлау участогында гриппка каршы вакциналарны медицина хезмәткәрләре ясый, алар каршылыкларның булу-булмавын, шул исәптән югары температураның булмавын тикшерә. Пациентның мондый процедура алганчыга кадәр ике атна дәвамында авырмаган булуы да мөһим. Прививкаларны барлык теләүчеләр дә бушлай ясата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев