Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы агрофирмасы хезмәтчәннәре – үз эшләренең осталары 

«Волжская» ҖЧҖнең чәчү мәйданы 3800 гектардан артык. Шуның 2656 гектарын – бөртекле сабан культуралары, 740 гектарын – азык культуралары, 500 гектарын техник культуралар биләячәк.

Игенчеләр алдында чәчү эшләрен кыска агротехник срокларда башкарып чыгу бурычы тора. 

Җитәкчелек игенчеләрнең төп нигезенә – игенчелек тармагында тәҗрибәләре зур булган кешеләргә өмет баглый. Юрий Назаров 30 елга якын механизатор булып эшли. Быелгысы язгы кыр кампаниясендә ул туган хуҗалыгы кырларында культиваторда эшләячәк, чәчү өчен туфрак әзерләячәк. 

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә аның турында үз эшен намуслы башкаручы механизатор буларак мактап сөйлиләр. Слесарь Сергей Ярушев та авыл хуҗалыгы предприятиесендә шул кадәр үк хезмәт куя. Ул да үз эшенең чын остасы – кырга алып чыгу өчен техникаларны әзерләүдә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев