Аксубай районанды яшәешне тәэмин итүче хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләячәк
Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышында бәйрәм көннәрендә район территориясендә иминлек һәм террорчылыкка каршы яклану чаралары турында фикер алыштылар.
– Яллар һәм яңа ел бәйрәмнәре чорында тормышны тәэмин итү хезмәтләре һәм ведомстволар өзлексез режимда эшләргә тиеш. Чыршы бәйрәмнәрен, массакүләм чаралар үткәрү урыннарын күзәтергә генә түгел, ә тулаем вәзгыятьне контрольдә тоту зарур, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Киңәшмәдә районның хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары видеоэлемтә режимында катнашты. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев, бүлекнең террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшнең ничек алып барылуы турында җиткерде.
– Гражданнар күпләп була торган объектларның террорчылыкка каршы яклануын без даими рәвештә тикшереп торабыз. Параллель рәвештә район территориясендә яшәүче чит ил гражданнары белән эш алып барабыз. Бәйрәм ялларында җәмәгать куркынычсызлыгын һәм террорчылыкка каршы саклануны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күреләчәк, – дип уртаклашты Илгиз Алмакаев.
Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов янгын сүндерү коткару хезмәткәрләренең дә шулай ук киеренке режимда эшләячәге турында хәбәр итте. Яңа ел бәйрәмнәре – якты утлар чоры, шуңа күрә салютларга һәм фейерверкларга зур игътибар биреләчәк. Төгәлрәге, аларны аттыручы затларга.
–Тагын бер кат искәртеп узам, фейерверклар һәм пиротехник әйберләр сайлауга җаваплы карарга кирәк – бары тик сыйфатлы, сертификацияләнгән товар гына сатып алырга. Һәм аларны аттыру кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк – һәр җирлектә салютлар аттыру урыннары билгеләнгән – торак йортлардан, биналардан һәм корылмалардан 500 метр дистанцияне саклау зарури, – дип искәртте баш коткаручы.
Полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр ял, бәйрәм көннәрендә генә түгел, яңа ел алды атнасында да тәүлек әйләнәсе хәлне контрольдә тотачак.
Утырышта Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбировның җирлектә экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш буенча профилактик эшнең ничек оештырылуы турындагы чыгышы тыңланды. Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев мәгълүмати-пропаганда төркеменең ел дәвамында ничек эшләве турында хисап тотты. Район территориясендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров бәян итте.
Утырышта экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә барлыкка килгән хәлләргә мониторинг нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торуның комплекслы планы белән таныштырды, комиссиянең элегрәк кабул ителгән карарлары турында сөйләде һәм 2022 елга эш планы белән таныштырды.
Хезмәтләр һәм ведомстволар профилактик эш кенә алып барып калмыйча, күзәтчелек эшчәнлеген дә гамәлгә ашырачак. Район халкына да уяулык күрсәтү киңәш ителде.
Җәмәгать урыннарында онытылып калган шикле тартмалар, пакетлар, сумкалар турында хәбәр итәргә. Торак пунктларга килүче шикле затлар һәм яналган террорчылык актлары һәм экстремистик юнәлештәге чаралар турында хәбәр итәргә.
Экстрен ярдәм хезмәтләре:
01 – янгын сагы һәм МЧС
02 – полиция
03 – ашыгыч ярдәм
112 (кәрәзле телефоннан чакыру) – бердәм
коткару хезмәтенең экстрен телефон номеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев