Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район үзәк хастаханәсендә район халкына ревакцинация ясыйлар, коронавирусның киләчәк дулкынына әзерләнәләр

Әлегә район COVID-19 белән авыручылар саны буенча түбән дулкын ноктасында.

Бу хакта безнең хәбәрчегә Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева сөйләде.

–Көн саен районда коронавирус белән авыруның бер-ике очрагы теркәлә. Авыручыларның барысы да йогышлы инфекцияне җиңелчә – ковид-ОРВИ формасында уздыралар, – дип сөйли доктор Маланчева. – Әгәр экспресс-тест уңай булса, тиз арада коронавирустан дәвалау билгелибез, тискәре икән – контроль ПЦР-мазок алабыз һәм Казанга тикшеренүгә җибәрәбез. Авыруның җиңелчә агымына кармастан, лаборатория раслаганнан соң, пневмонияне бетерү өчен, без барыбер авыруны РКТга алып барабыз. Әлегә коронавирусның катлаулы агымы юк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы май башы-июнь азагына авыруның яңа дулкынын фаразлый. Табиблар сүзләренчә, аның агымы кешеләрнең ковидка каршы чараларны һәм вакцинацияне ни дәрәҗәдә җитди кабул итүенә бәйле. Күмәк иммунитет формалаштыру өчен таләп ителгән мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгару аңардан баш тарту дигән сүз түгел, дип борчылалар.

– Үз сәламәтлекләре һәм якыннарының сәламәтлеге турында кайгыртмаучылар мәҗбүри рәвештә вакциналаштыруга бармадылар һәм бармыйлар. Районның күп кенә кешеләре коронавирус булганда вакцинация ярты ел саен мәҗбүри булырга тиешлеген аңлый. Авыруның чираттагы дулкыны нинди булачагын беркем дә белми. Тик алдагы өч дулкында прививкалар салдырган кешеләрнең авыруны күпкә җиңелрәк уздыруын, ә күпләрнең ул бернинди билгеләрсез үтүен яхшы һәм төгәл беләбез, – дип нәтиҗә ясады доктор.

Бүген антитәнчекләр күп булган очракта да, сезнең иртәгә авыручылар арасында булмавыгызга бернинди дә ышаныч юк. Коронавирус белән бергә “атлаган” табиблар вируска прививка гына каршы тора ала, дип саный.

Шушы көннәрдә үзем дә чираттагы тапкыр прививка ясаттым – өченче тапкыр ”Спутник V” вакцинасын салдырдым. Шунысы яхшы, вакцинага кытлык юк. Аның беренче компонентын җиңел баш авыртуы белән генә кичердем.

Әйләнә-тирәдәгеләргә прививка ясарга җыенуым турында сөйләгәндә, күпләр хупламады: сиңа бу кирәкме, сертификат бер елга кадәр гамәлдә, диделәр. Кайберәүләр шунда ук, сезне мәҗбүр итәләр бит, шуның өчен ясатасыңдыр, диделәр.

Нишләптер мәҗбүр иткән вакытта кешеләр, теләмәсәләр дә, вакцинация куйдырырга баралар. Ә кемнәрдер, хәтта күрше төбәкләрдә дә вакцина ясату турында белешмәләрне сатып алып, моны законлы юл белән эшләмиләр.

Тик менә алар медицинаны түгел, ә үзләрен алдыйлар.

Шушы көннәрдә генә көздән бирле күрешмәгән танышымны очраттым һәм ноябрь аенда коронавирустан вафат булган әтисенә бәйле кайгысын уртаклашырга ашыктым, ә ул миңа җавап итеп, әтисеннән соң озак та тормый әнисенең дә бакыйлыкка күчүе турында әйтте.

– Мин аларны үгетли алмадым, әнинең йөрәге авырту иде, ә әти коронавирус булмаса, яшәрлек иде әле, – дип ачы хәсрәте белән уртаклашты ул. – Түтәбез прививка ясатты, аңа 83 яшь, йөгереп йөри.

Ә танышым үзе ревакцияләнгән һәм ул минем прививка куйдыруымны хуплавы һәм аны коронавирусның чираттагы дулкынына кадәр ясарга кирәклеге турында әйткән бердәнбер кеше булды. Ике иң якын кешесен югалткан хатын-кыз, аларны вакцинация куйдырырга үгетли алмавына үкенеп туя алмый. Ә мондый мисаллар бик күп. Икенче танышым исә кайнанасын беренче дулкында ук югалтулары һәм бу мәкерле чирдән кайчан вакцина уйлап табарлар икән, дип көтүләре турында сөйләде.

Тик безнең халык, имеш-мимешләргә генә түгел, фактларга, статистикага һәм хәтта табибларга да ышанмыйча, чит хаталарда өйрәнергә күнекмәгән.

Коронавирусның чираттагы дулкыны таулар артында түгел һәм һәр кешегә теләсә кайсы очракта аның нинди булачагын үзенә хәл итәсе. «Стелс-омикрон» ил буенча атлый инде, галимнәр аны «күренми торган» дип атадылар. Стандарт ПЦР-тестлар аны идентификацияләми. Табиблар фаразлаганча, ул күп тапкыр тизрәк таралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев