Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район үзәк хастаханәсендә 2020 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе узды

Аның эшендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

Пандемия шартларында эшләү, сәламәтлек саклау тармагында милли проектларны тормышка ашыру һәм тулаем район халкының сәламәтлеге турында саннарда һәм фактларда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов хисап тотты.

2020 ел, беренче чиратта, медиклар эшенә үз төзәтмәләрен кертте. Коронавирус инфекциясе эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешенә әверелде.

– Яңа коронавирус йогышы белән пациентларны ачыклау, диагноз кую һәм дәвалау буенча эш кысаларында 1456 ПЦР тикшерү үткәрелде, шул исәптән 64 пациенттан уңай нәтиҗә алынды. 361 пациентта пневмония теркәлгән, шуның 136 сы Чистай шәһәре ковид госпиталендә стационар дәвалау алды. Президент кушуы буенча әлеге диагноз белән авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү дәвам итә, алар белән 137 пациент тәэмин ителде. Үзеңне һәм якыннарыңны әлеге авырудан саклауның бердәнбер ысулы – ул вакцинация. Без районда бу эшне декабрь аенда башладык һәм 300 дән артык кешегә прививка ясадык. Прививка ясау кампаниясе дәвам итә, әмма эпидемиягә киртә кую өчен халыкның 60 процентында антитәнчек булырга тиеш, – дип билгеләп үтте районның баш табибы Марсель Ислямов.

Баш табиб, медицина хезмәткәрләреннән пандемия шартларында эшләгәндә, дәүләт гарантиясе программасын һәм демография күрсәткечләрен үтәү җаваплылыгын беркем дә төшермәде, дип билгеләп үтте. Район территориясендә «Сәламәтлек саклау» өстенлекле милли проектны тормышка ашыру дәвам итте.

Савгач авылында модульле ФАП кулланышка тапшырылды. 2024 елга кадәр ремонт таләп ителгән барлык ФАПлар да нигезле төзекләндереләчәк. 2022 ел программасына поликлиниканы капиталь ремонтлау кертелгән. 2020 елда Аксубай район үзәк хастаханәсе ике ашыгыч ярдәм машинасы алды, белгечләрнең авылларга чыгуы, анализлар алу һәм халыкның азмобильле төркемнәрен китерү өчен Татарстан Президенты тарафыннан УАЗ «Патриот» һәм «Лада Гранта» машиналары бүлеп бирелде.

2020 елдан үз акчалары һәм иганәчеләр ярдәме хисабына гериатрия кабинеты эшли. 2020 елда Аксубай медиклары эштә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр – миокард инфарктыннан, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан, кан әйләнеше системасы, онкологик авырулардан үлүчеләр саны кимегән, гомер озынлыгы арткан.

Онкологик авыруларны профилактикалау кысаларында онкопатологияне иртә ачыклау буенча максатчан эш алып барылган. Узган елда барлыгы 1548 ир-ат һәм 1673 хатын-кыз профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру узган, шуның кадәр үк кеше цитологик тикшерү үткән, 223 ир-ат простатка специфик антиген тикшерүе узган, 12802 кеше үпкәләрнең онкопатологиясен профилактикалау буенча рентгенология, флюорография һәм РКТ, шул исәптән COVID-19 буенча да, тикшерү узган. Узган елда диспансеризация вакытында 16 кешедә, профилактик тикшерүләр вакытында 5 кешедә онкопатология булуы ачыкланган, бу беренче тапкыр теркәлгән онкология авыруларының 22,1 процентын тәшкил итә.

Узган ел районда 0 дән 17 яшькә кадәрге балалар үлеменә юл куелмаган. Район үзәк хастаханәсе өчен табиблар белән тулыланыш (59,9%) элеккечә үк кискен проблема булып кала, стационарда исә тагын да кимрәк – 32,7 процент.

Медицина хезмәткәрләре киңәшмәсенә йомгак ясап, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм район башлыгы Камил Гилманов Аксубай район үзәк хастаханәсе эшен канәгатьләнерлек дип билгеләделәр һәм ведомство бүләкләре тапшырып, медикларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

“Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының Мактаулы хезмәткәре” билгесенә акушерка Людмила Колесникова лаек булды, ашыгыч ярдәм фельдшеры Елена Горожанкина ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау билгесе, хирургия бүлеге мөдире Ленар Әхмәтшин, шәфкать туташы Наталия Копанева район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев