Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр вакытны файдалы үткәрәләр
«Хыял» социаль приютында үзизоляцияләнү режимы вакытында тәрбиячеләр балаларның ялын файдалы итеп оештыралар.
Аксубай балалар социаль приюты хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр өчен «Юл хәрәкәтендә катнашучы» дигән мавыктыргыч уен әзерләделәр. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен кызыксынып өйрәнделәр. Тәрбиячеләр әйтүенчә, балалар уен формасында тәкъдим ителгән юл кагыйдәләрен күпкә нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерәләр икән.
Уен вакытында балалар магнит тактасын тутыру белән мавыктылар, җәяүлеләр йөри торган урыннарны һәм транспорт хәрәкәте өчен каралган территорияләрне билгеләделәр. Балалар уен шартларында яңа кагыйдәләрне өйрәнделәр һәм белемнәрен ныгыттылар.
«Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр төп юл билгеләрен шул рәвешле үзләштерәләр, ә бу аларга, беренче чиратта, үзләренең иминлеге өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев