Аксубай поселоклары гасырлык юбилейларын билгеләп үттеләр
30 июль көнне Трудолюбово авыл җирлеге составына керүче өч поселок – III-Интернационал, Культура һәм Октябрь поселоклары оешуның бер гасырлык юбилейларын билгеләп үттеләр
Мондый бәйрәмнәр вакытында халыкның күңеле үзенән-үзе ачыла. Уртак күңел ачу вакытында авыл халкының ихласлыгы, мәрхәмәтле мөнәсәбәтләре күз алдында була. Бәйрәмнәр, ял, күңел ачулар һәм шатлыклы вакыйгалар вакытында авыл кешеләре үзләрен бер зур гаилә итеп хис итәләр һәм бер-берсенә сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы телиләр. Авыл бәйрәмнәре безгә берни белән дә чагыштырып булмаслык күтәренке күңел халәтен тоярга мөмкинлек бирә. Уртак бәйрәмнәр кешеләрне якынайтып кына калмыйча, аларга үзләренең сәләтләрен күрсәтергә, авылдашларын хөрмәтләргә дә мөмкинлек бирә.
Авыл бәйрәмендә булганда да “Бәйрәмсез тормыш, икмәксез ризык” дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер кат инанасың.
Трудолюбово авыл җирлегенә кергән өч поселокның йөз еллык юбилеен билгеләп үткәндә дә шулай булды. Бу бәйрәм авыл халкының эшли генә түгел, матур итеп ял итә белүен дә күрсәтте.
2022 елның 30 июлендә кояшлы якшәмбе көнендә барлык өч торак пунктта яшәүчеләр Культура поселогының иске мәдәният учагы янындагы мәйданда юбилей очрашуына җыелдылар.
Биредә хөрмәтле кешеләр дә, сабыйлар да бар иде. Бәйрәмдә катнашучыларның елмаюларыннан һәм шатлыгыннан күк йөзе тагын зәңгәррәк, ә кояш тагын да яктырак балкый кебек иде.
Бәйрәмне Октябрь поселогы китапханәсе мөдире Ольга Касьянова җитәкчелегендә III Интернационал, Сулбай (хәзерге Культура) һәм Красный угол Братского труда (хәзерге Октябрь) поселокларында яшәүчеләр оештырды.
Китапханә сайтында алдан ук якташларны Октябрь поселогының 100 еллыгына багышланган чарага чакырып “Яратам сине, авылым!” дигән афиша урнаштырылды. Юбилейны үткәрү датасы һәм чараны үткәрү өчен кирәкле взнос суммасы күрсәтелде.
Чакыруга илебезнең төрле почмакларында яшәүче өч поселокта туып-үскән кешеләр шатланып һәм рәхмәт хисләре белән җавап бирделәр. Бу искиткеч бәйрәм алар ярдәме белән оештырылды да инде.
Бәйрәм узачак мәйданның бер өлеше көнбагыш белән бизәлгән, анда балчык чүлмәкләр, печән өемнәре, агач арбага җигелгән ат, җил тегермәне, шулай ук чигешләр, тукылган идән җәймәләре, йон эрләү җайланмасы булган крестьян хуҗалыгы урын алган иде.
Мәйдан уртасында сәхнә җайлаштырылган, ә аның өч ягында бәйрәм кунакларын крестьян хуҗалыкларының бай ризыкларыннан сыгылып торган озын өстәлләр каршы алды. Бәйрәмне оештыручылар балалар өчен уен мәйданчыгы, шулай ук яшьләр өчен волейбол мәйданчыгы турында да онытмаганнар.
Бәйрәмне район тарихы турында бер генә китап бастырып чыгармаган туган якны өйрәнүче Надежда Петрова ачып җибәрде, аны тулы нигез белән туган як патриоты дип атарга була. Надежда Васильевна – Югары Баланда авылында туган, димәк, ул йөз ел элек шушы авылдан чыгып, Красный угол Братского труда (хәзерге Октябрь поселогы) поселогы булып оешкан поселок кешеләренең авылдашы да.
Үз чыгышында Надежда Васильевна III Интернационал, Сулбаевка (хәзерге Октябрь поселогы) һәм Красный угол Братского труда (хәзерге Октябрь) торак пунктларының барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләде һәм бәян иткәннәрне туган якны өйрәнүче Владимир Чураковның Татарстан Республикасы Төбәк архивында алган документлары белән раслады.
Чыгышы ахырында ул Октябрь авылы китапханәчесе Клара Кирилловага, педагогик хезмәт ветераны, укытучы Колотилина Нина Ивановнага “Тормыш итү – кыр аша чыгу түгел” дигән китабын бүләк итте.
Бәйрәмдә катнашучылар алдында шулай ук Владимир Чураков туган якны өйрәнүченең Дәүләт архивларындагы тырыш хезмәте турында сөйләде, шулай ук Ольга Касъяновага Надежда Петрова белән бергә чыгарылган “ТР Аксубай районының гасырлык торак пунктлары” китабын бүләк итте.
Нурлат һәм Октябрь районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, бәйрәмдә катнашучыларны котлап, яшьләргә патриотик тәрбия һәм актив җәмәгать эшләре өчен Сергей Касъяновка, Валерий Сулбаевка, Константин Ионовка һәм Александр Красновка ГСВГ составында хезмәт өчен дәүләт бүләкләре – медальләр тапшырды.
Юбилейда катнашучылар
хатын-кызлар вокаль ансамблен шатланып сәламләделәр.
“Октябрьские
барыни” ансамбле җырчылары Надежда Сулбаева, Галина Никитина, Галина Марфуткина, Любовь һәм Альбина Упинина, Татьяна Ирдулкина, Ольга Касъянова, Ирина Николаева, Вера Бочкарева, Луиза Мошкова менә сигезенче ел инде авыл халкының тормыш-көнкүрешен үз чыгышлары белән бизиләр. Юбилейда да алар лаеклы алкышлар һәм рәхмәт сүзләренә лаек булдылар.
Кунаклар һәм өч поселок халкы рус һәм чуаш телләрендә такмаклар һәм халык җырларын башкаруда көч сынашты. Ә бәйрәмдә, һәрвакыттагыча, яраткан алып баручылар Татьяна Григорьева һәм Лилия Лукина халыкның күңелен күрделәр. Юбилейда Эдуард Илин җырлары астында үткәннәрне искә төшерделәр, шатландылар да, моңсуландылар да.
Балалар Александр Александров җитәкчелегендә спорт уеннарында энтузиазм белән катнаштылар һәм таталы призлар алдылар.
Волейбол мәйданчыгында Валерий Сулбаев җитәкчелегендә ир-атлар көч сынашты. Күңелле уеннар, җырлар, сөйләшүләр кичкә кадәр дәвам итте. Көн кичкә авышкач, мәйданның әле бер очында, әле икенче очында: «Ә хәтерлисеңме?», «Ә хәтерлисеңме?» дигән сүзләр ишетелеп торды. Һәм, әлбәттә инде, чараны шундый югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен инициаторларга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев