Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерлары алдан тавыш бирүдә актив катнашалар

Аксубай районы халкы РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка алга таба тәкъдим итү өчен кандидатуралар өчен алдан тавыш бирү көнендә актив катнаша.

Безнең хәбәрчебез Түбән Савруш авылы клубында (Савруш авыл җирлеге) урнашкан хисап участокларының берсендә булды. Бирегә тавыш бирү өчен тирә-юнь авыл җирлекләрендә яшәүчеләр килә. Тавыш бирү процессы барлык кирәкле санитар-эпидемиологик чараларны исәпкә алып бара.

– Башта, өйдән чыкмый гына дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон сайлауларда катнашырга теләдем, әмма янәшәмдә ярдәм итәр кеше булмады, – ди пенсионер Валентина Ивановна. – Шуңа күрә авыл клубына килеп тавыш бирдем. Бурычымны үтәү хисе белән китәм. Ил тормышында мондый мөһим эшләрдән читтә калырга ярамый.

Участок ачылганнан бирле җанлылык хөкем сөрде. 9:30 сәгатькә Түбән Савруштагы хисап участогында гомуми исемлектән сайлаучыларның 30 проценты тавыш биргән инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев