Аксубай «Нежность» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә шаярдылар да, көлделәр дә
«Нежность» КЦСОНның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 18 яшьтән өлкәнрәк социаль ярдәм алучылар өчен мавыктыргыч программа әзерләделәр.
«Нежность» үзәге хезмәткәрләре – талантлы, күтәренке күңелле кешеләр, алар әйләнәсендә һәрчак шатлыклы, иҗади мохит хөкем сөрә. Апрель аен алар кызыклы чарадан башладылар – шаяру һәм көлке көне оештырдылар.
Чараны алып баручы Лилия Лукина, һәрвакыттагыча, игътибар үзәгендә булды, катнашучыларны кызыклы яңалыклар белән таныштырды. Хезмәтләр алучылар белән мавыктыргыч уеннар, конкурслар оештырдылар. Катнашучылар ай дәвамына җитәрлек күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр алдылар.
Фото: "Нежность" КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев