Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай нардчылары осталык дәрәҗәсен күрсәттеләр

Ульянда озын нардлар буенча ачык беренчелек үтте. Ярышларда җирле спортчылардан кала, Тольятти, Казан, Әрмәнстан, Үзбәкстан һәм Әзербәйҗан уенчылары да катнашты.

Аксубай нардчылары – Тимур Мәгыйзов белән Адель Купцов ике төркемдә киеренке көрәш алып бардылар. Төркемдә беренче ике урын финалның дүртенче өлешенә чыгу мөмкинлеге бирде. Өченче урыннан алтынчы урынга кадәрге урыннар финалның сигезенче өлешенә юлланды.

 Адель Купцов соңгы партияләрдә тырышлык күрсәтеп, төркемдә үзе өчен югары урын булып саналган икенче урынны яулады, аннан соң финалның дүртенче өлешендә Карабах вәкилен җиңде һәм ярымфиналда Тимур Мәгыйзовны көтте. Әмма, соңгысына Тольяттидан Мерзликинны җиңү бәхете елмаймады.

Ярымфиналда ул Адельгә юл бирде. Аның каравы бронза өчен көрәш оптимистик рухта үтте, аксубайлы кояшлы Ферганә спортчысыннан өстен булып, турнирны югары нотада тәмамлады!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев