Аксубай мәйданы Сабан туена әзерләнә
Аксубайлыларның яраткан бәйрәме Сабан туе узачак мәйданда бүген соңгы әзерлек эшләре бара.
Кагыйдә буларак, районда сабан бәйрәменә әзерлек күпкә алдан башланды. Сабан туе узачак мәйдан, андагы корылмалар тулысынча тәртипкә китерелгән.
Тантанага кадәр бер көн кала мәдәният хезмәткәрләре, бистә Советы, район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре территорияне бизәү, чистарту, үләннәрне чабу белән шөгыльләнәләр. Кунакларны тукландыруны тәэмин итүче предприятиеләр инде чатырлар урнаштыра.
Оештыручылар бүген Сабан туе узачак көндә барысы да уңайлы, матур, бәйрәмчә булсын өчен бөтен көчләрен куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев