Аксубай муниципаль районы халкы 2019 елда территорияләрне төзекләндерүгә 4 млн.757 мең сум акча тоткан
Аксубайда 2020 елга үзара салым акчасын кертү мәсьәләсе буенча Тавыш бирү көне дәвам итә.
Районның авыл җирлекләрендә үзара салым буенча беренче референдумнар 2013 елда узды, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе халкы анарда дүртенче ел катнаша. 2019 елда гына да район халкы территорияләрне төзекләндерүгә 4 млн.757 мең сум акча кертте, ә республика казнасыннан финанслау нәтиҗәсендә бу сумма дүрт тапкыр артты.
Димәк, район 25 млн. 697 мең сумнан артык акчага төзекләндерелгән. 13 миллион сумы – юллар төзелешенә, 4,8 миллионы – төзекләндерүгә, 700 мең сум акча – зиратларны карап тотуга, 1,5 миллионы суэтем башняларын яңартуга юнәлдерелгән. Халыкның үзара салым акчасын җыюга җаваплы һәм ышаныч белән каравының матур нәтиҗәсе бу. Калган 5 миллион сумнан күбрәк акчаны да шулай ук юллар эшчәнлегенә юнәлдерү күздә тотыла.
Һәр авыл җирлеге үзара салым акчасын аерым билгели, безнең бистәдә ул җан башына 300 сум тәшкил итте, кайбер җирлекләрдә – 500 сум.
Тавыш бирү дәвам итә. Аксубайда 14.00 сәгатькә сайлаучыларның 43,1 проценты тавыш бирде.
Участокларның берсендә – Аксубай универсаль технологияләр техникумында муниципаль хезмәт ветераны, районның Мактаулы гражданины Юныс Хәмидуллин тавыш бирде.
– Территорияләрне, чишмәләрне, юлларны төзекләндерү, балалар уен мәйданчыклары төзү – боларның барысы да халыкның күптәнге хыялы иде, караңгы урамнардан йөрү уңайсызлыклар тудырды, – дигән фикерләрен җиткерде Юныс Гыйляҗ улы безнең хәбәрчегә. – Үзара салым программасы эшли башлаганнан алып җиде ел дәвамында районда “халык” акчасына хәйран эшләр эшләнде. Асылда, без үз сумнарыбызны кертәбез, районның һәр кешесе референдумда катнашып төзекләндерелгән, яңартылганнарга сакчыл карарга һәм аларны арттыру белән кызыксынырга тиеш. Янәшәбездәгеләрнең дә төзелгән юлларга, төзекләндерелгән чишмәләргә, урамнарга сакчыл карашлы булуын игътибарда тотсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев