Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов: «Авыл хезмәтчәннәренең уңышлы эшләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар»
Бүген Аксубайда район Сабан туе уза. Сабан бәйрәменең төп геройлары – игенчеләр, бәйрәмне нинди уңышлар белән каршы алалар? Бу турыда район башлыгы Камил Гилманов белән традицион әңгәмәбездә.
– Камил Камал улы, язгы көн-ел туйдыра диләр. Быелгы уңыш ни дәрәҗәдә мул булырга вәгъдә итә?
– Без язны куркып каршы алдык, әмма күк канцеляриясе безне ишетте – карның әкрен генә эрүе, җир катламының 20 сантиметрга якын туңуы һәм апрель - май айларында яуган көчле яңгырлар туфрак катламында дым запасының продуктлылыгын тулыландырды. Көзге культуралар бераз зыян күрсә дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен календарь язы уңышлы булды.
– Аксубай игенчеләре беренчеләрдән булып язгы чәчүгә керештеләр һәм республикада беренчеләрдән булып чәчү кампаниясен тәмамладылар.
– Нәкъ шулай. Кыр хезмәтчәннәренә тиешле бәяне бирергә кирәк, чөнки алар техниканы уңышлы әзерләп, чәчүне кыска срокларда сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Быел чәчү эшләре буенча район Татарстанда иң яхшылар бишлегенә керде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Татарстан районнары өстеннән очып үткәндә билгеләп үтте.
Районнар рейтингында күп күрсәткечләр буенча без югарырак күтәрелдек, хәтта узган ел белән чагыштырганда да – алты позициягә күтәрелдек, бүгенге көндә 16 нчы урында торабыз, ә кайчандыр без 42 нче урында идек. Безне ирешкән уңышларыбыз сөендерә, әмма без бу уңай тенденцияне саклап калырга гына түгел, ә аны үстерергә дә тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
– Монда инвесторлар да зур өлеш кертә, чөнки район авыл хуҗалыгы районы булып санала?
– Һичшиксез. Ниһаять, без бөлгенлеккә төшкән «Вамин Аксу» фирмасы җирләрен яңадан бүлдек. Безнең территориядә Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге «Агро Инвест» - «Аксу Агро» кебек ышанычлы инвесторлар эшли (районда эшләр белән Равил Мусин идарә итә). Бу агрофирма югары табышлы культуралардан 3 мең гектардан артык җирдә шикәр чөгендере игә. Биредә сөт җитештерүдә дә, үсемлекчелектә дә, минераль ашламалар куллануда да, чәчүлекләрне саклау , пар җирләрне эшкәртү, седератлар ярдәмендә туфракны тулыландыру өлкәсендә дә уңышлы эшләп киләләр.
Чәчү мәйданнары структурасында икенче предприятие - якташыбыз Азат Җиһаншин җитәкчелегендәге « Татагролизинг» агрофирмасы (җитәкчесе Әсгать Габдуллин). Биредә заманча яңа техникалар сатып алдылар һәм аларны оста итеп кулланалар, киләчәктә хайваннарның баш санын арттыру максатыннан терлек азыгы җитештерүне үстерү өстендә эшлиләр. Игенчеләр чәчүне кыска вакыт эчендә башкарып яңа уңыш алуга нигез салдылар. Агрофирма басулары куандыра.
Районга «Волга - Селект» агрофирмасы һәм җитәкчесе Михаил Сыроватский (районда эшләр белән Иршат Хәнифов идарә итә) аша тагын бер инвестор килде, ул Кәкре күлдә урнашкан. Агрофирма, без бары тик күргәзмәләрдә һәм журналларда гына күргән, агросәнәгать комплексын үстерүгә югары җитештерүчәнлекле яңа техника сатып алды.
Бүгенге көндә тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлар Аксубай кырларында эшли. Әлеге агрофирма югары табышлы культуралар – көнбагыш, рапс һәм бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Алар чәчү кампаниясен районда гына беренчеләрдән булып түгел, ә республикада беренчеләрдән булып төгәлләделәр.
Әхнәф Сөниев җитәкчелегендәге “Сөниев“ КФХсы сөтчелек юнәлешендә эшли. Биредә чәчүлек мәйданнары күпьеллык үләннәргә һәм югары күләмдә сөт җитешетерү һәм үгезләр симертүгә катнашма үстерү өчен бирелгән. Агрофирма коллективы һәр сезонга агротехник чаралар һәм авыл хуҗалыгы эшләрен үткәрергә тырыша.
Һәм, әлбәттә, районда аягында нык торган күп профильле “Актай“ предприятиесе бар. Бу предприятиене Шугаевлар династиясе уңышлы алып бара, бүген аны туганнар арасында кечесе Иван җитәкли. Агрофирма азык, шулай ук бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә.
Үзебезнең сыналган тракторларда, эре инвесторлар белән беррәттән, район кырларында уңышлы һәм нәтиҗәле эшләп килә. Нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Актай юртаклары дәрәҗәле республика, бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясый, алар күптән инде Мәскәү ипподромын яулап, иң дәрәҗәле Дерби кубогын да яулады. Моннан тыш алар икмәк, күмәч пешерә, лимонад һәм башка продукция җитештерә.
Фәргать Аюпов җитәкчелегендәге универсаль технологияләр техникумы 2000 гектардан артык күләмдә җир мәйданын киңәйтте. Белем бирү учреждениесе уку процессын уңышлы алып бару белән бергә, студентларны өйрәтү өчен ярдәмче хуҗалык та тота. Быел аларның көзге культуралары районда иң яхшылардан санала.
Узган еллар уңышы буенча да алар республиканың махсус урта уку йортлары арасында беренче урынны алып торалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, техникум үз территориясен бизәп кенә калмый, бина һәм уку корпусларын төзекләндерә, бүген тулай торакта ремонт бара. Төп эш белән беррәттән басуларда да уңышлы эш алып баралар.
Илфаит Галләмов җитәкчелегендәге «Аксубайсервис» ҖЧҖ район игенчелегенә зур өлеш кертю . Ул әче туфракны уңышлы известьлау белән шөгыльләнә, шуның белән туфракны баета һәм җирнең уңдырышлылыгын саклап кала. Яшь җитәкче Рөстәм Гатин җитәкләгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективына да рәхмәт әйтәсе килә. Белгечләр авыл хуҗалыгы тармагында үткәрелә торган чараларның бөтен комплексын уңышлы консультациялиләр һәм контрольда тоталар.
– Эре инвесторлар белән беррәттән районда кече хуҗалыклар да үз эшчәнлекләрен уңышлы башкаралар?
– «Колос» ҖЧҖ җирендә хуҗалык итүче Алексей Чукин уңышлы эш алып бара, ул туган авылында элеккеге колхозның базасын һәм кырларын саклап кала алды. Аның җитәкчелегендә мең гектардан артык җир эшкәртелә. Безнең районда күмәк фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кискен артуы билгеләп үтелә.
Нәтиҗәләре дә күренә–алар безне куандыра. Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Юрий Молоткин, Григорий Маланчев, Алексей Кондратьев һәм башка фермерлар уңышлы гына эшләп килә.Эш нәтиҗәләре буенча алар эре инвесторлардан ким эшләми. Аларны дәүләт – грантлар, субсидияләр белән хуплый.
Чәчү кампаниясенә игенчеләребезнең бик зур хезмәте керде. Әлеге хезмәтләрнең барысы да нәтиҗәле булсын, азык һәм икмәк культуралары мул булсын иде. Аксубай районы механизаторлары авыр вакытларда да рухларын төшермәде, беркайчан да сынатмады, хезмәт хакы һәм хуҗалыкларны финанслау булмаганда да иске техникаларда уңышлы эшләделәр.
Ә бүген хезмәтчәннәрнең уңышлы эшләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, без әлеге мөмкинлекләрдән файдаланырга һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев