Аксубай муниципаль хезмәткәрләре иң көчле чаңгычылар унлыгына керделәр
Район спортчылары гомум команда зачетында җиденче урынны яуладылар.
Алар Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Бөгелмәдә узган чаңгы буенча шәхси-команда ярышларында билгеләп үтелделәр.
Команда составына ике ир-ат һәм ике хатын кыз керде. Аксубай районы данын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Бакиров, район башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе Вера Саттарова, җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү һәм методик-мәгълүмати эшләр буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Ирина Николаева якладылар.

Ир-атлар – өч километр, хатын-кызлар бер километр дистанцияне узды. Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Финишта барысын да шатланып каршы алдылар. Безнең команда 3нче төркемдәге 18 команда арасында 7нче урынны яулады.
Фото: район Советы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев