Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәпләре «Кайда үлем саталар, хәбәр ит» акциясенә кушылдылар

Бөтенроссия акциясе 2021 елның 15 мартында старт алды һәм 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Акция кысаларында районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм студентлар профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Аларга административ хокук бозуларны һәм җинаятьләрне булдырмау буенча лекцияләр укыла. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек белгечләре, сыйныф җитәкчеләре балаларга тәмәке тартуның, наркотик һәм психоактив матдәләрнең зыяны турында сөйлиләр.

Чара катнаш дәресләр рәвешендә - мәгълүмат бирү, ә соңыннан материалны дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр рәвешендә ныгыту өчен уен формасында уза.
Исегезгә төшерәбез, Аксубай районында наркотиклар сату яисә тарату шаһиты булган очракта, шул исәптән Интернет челтәрендә дә, шулай ук әгәр Сезгә ниндидер затның наркотик средстволар сатуы, саклавы, куллануы турында төгәл мәгълүматлар билгеле икән, мөрәҗәгать итү өчен кайнар линия эшли. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге телефоны: 8(84344) 2-79-74.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев