Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәп урманчылыгы әгъзалары «Урманны саклыйк» дигән акция үткәрделәр

Бүген 2 нче Аксубай урта мәктәбенең мәктәп урманчылыгы әгъзалары «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында мәктәп яны участогында чыршылар утырттылар.

2 нче Аксубай урта мәктәбендә биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендә мәктәп урманчылыгы берничә ел дәвамында эшләп килә. Яшь урманчылар – урманны, табигатьне саклау акцияләре темасы буенча район, республика бәйгеләрендә һәм фестивальләрдә актив катнашалар. Бүген алар бергәләп мәктәп территориясендә ылыслы агачлар утырттылар.

Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин балаларга агачларны ничек дөрес утыртырга, ничек итеп су сибәргә кирәклеген күрсәтте. Кызлар һәм малайлар аның үрнәгендә эшләделәр.

Үсентеләрне мәктәп ачылган вакытта утыртылган биек чыршылар рәтенә утырттылар. Мәктәп урманчылыгында катнашучылар берничә елдан соң мәктәпне тәмамлаячаклар, тормышта үз юлларын табып, эшли башлаячаклар. Ә алар утырткан агачлар яшелләнеп үсеп китәчәк һәм үзләренең матурлыклары белән укучыларның яңа буынын шатландырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев