Аксубай мәктәбе укучысы иң харизматик отряд вожатые булды
Тамила Яицкая «Искиткеч вожатый» отряд вожатыйларының республика конкурсы кысаларындагы сынауларны лаеклы үтте.
Республика конкурсы финалы Казан шәһәре Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды. Ярышларның йомгаклау этабында республиканың 20 районыннан 20 укучы катнашты.
Аксубай районын 2 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Тамила Яицкая тәкъдим итте. Аның җитәкчеләре – педагог-оештыручы Светлана Башатова һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар хәрәкәте кураторы Екатерина Васюткина.
Тамила конкурс сынауларын лаеклы үтте. Ул кешенең горурлык сыйфатлары турында сөйләде, тәкъдим ителгән «педагогик ситуациянең» чишелешен тапты, иҗади номер тәкъдим итте.
Жюри аның тырышлыгын һәм хезмәтен бәяләде – укучыны «Иң харизматик отряд вожатые» махсус номинациядә билгеләп үтеп, диплом һәм бүләк тапшырдылар.
Фото: Мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев