Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторы район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр алды

«Агро Раздолье» ҖЧҖ механизаторы Александр Крайнов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов «Агро Раздолье» авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы механизаторларының берсе Александр Крайновка үсемлекләрне комплекслы тәрбияләү буенча югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Сезон башыннан Александр  чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча агрочараларны уңышлы башкарган.

Булдыклы механизаторның игенчелектә куйган хезмәт стажы 10 елдан артык. Механизаторлык эшенә ул малай чагыннан ук, җитештерү алдынгысы булган әтисенә  ярдәм итеп өйрәнә. Әтисе – Николай Крайнов та бөтен гомерен үсемлекчелек өлкәсенә багышлаган. Улы –  уңган игенчеләр династиянең лаеклы дәвамчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев