Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторы хезмәте яхшы уңышка юнәлтелгән

Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы язгы чәчү кампаниясенә соңгы әзерләү эшләре бара.

«Аксубай» АФ механизаторы Олег Мадюков язгы кыр эшләре вакытында  үзйөрешле сиптергеч агрегатында  күпьеллык һәм көзге культуралар басуларына ашлама чыгару белән мәшгуль булачак. Аның хезмәте яхшы уңыш алуга юнәлдерелгән. Бүген игенче үз агрегатын эшкә җентекләп әзерли. 

Олег Мадюковның игенчелектә тәҗрибәсе зур. Соңгы елларда язгы эшләр чорында ул үсемлекләрне тәрбияләү белән мәшгуль иде. Узган ел механизатор югары күрсәткечләргә ирешеп көн саен 250-300 гектар төрле культуралар чәчүлекләрен эшкәртеп, смена нормасын арттырып үтәп хезмәт куйды.

 

Фото: Зинаида Леонтьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев