Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторлары ашлама да ташыйлар, чәчәләр дә, уралар да

Тиздән игенчеләрнең язгы эшләре башланачак.

Кайберәүләр өчен язгы урак өсте башланды инде дияргә була.

«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторлары Алексей Кудряшов, Алексей Пайдаркин һәм Александр Прохоров үз тракторларында иртәдән кичкә кадәр эшлиләр – Нурлат базасыннан хуҗалыкка ашлама ташыйлар.

Бүгенге көндә планлаштырылган минераль ашламалар күләменең яртысына якыны әзерләнгән инде. Механизаторлар көнгә икешәр рейс ясыйлар. Әлеге бурычны башкарып чыккач – кыр эшләренә керешәчәкләр.

Алар чәчәләр дә, чәчүлекләрне дә тәрбиялиләр, урып-җыю чорында комбайннар артына утыралар. Уракта да бу игенчеләр ел саен югары нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев