Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай Май чабуны бәйрәм итте

Бүген Аксубайның үзәк мәйданында кышны озаттылар һәм Май чабу йоласын бәйрәм иттеләр.

Аксубайның төп мәйданында йөзләгән кеше җыелды. Традиция буенча кышны күңелле итеп озатып, язны киң колач белән  каршы алдылар.

Тантана программасы уеннардан, җыр-биюләрдән, конкурслардан гыйбарәт итде. Көн  салкын булса да, бәйрәмдә катнашучылар  район оешмалары тәкъдим иткән сый-хөрмәттән, кайнар чәй белән коймактан авыз итеп, тәм-томнар белән  сыйланып җылындылар.

 Аксубай универсаль технологияләр техникумы, һәрвакыттагыча, югарылыкта  иде. АТУТ Май чабу бәйрәменә 12 курчак-карачкы тәкъдим итте.  Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Соңыннан, борынгы йола буенча, яз килүен символлаштырып, саламнан ясалган Май чабу курчагын яндырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев