Аксубай көрәшчесе Нурлат районы беренчелегендә бронза призер булды
Нурлат районының Чулпан авылында традицион республика турниры узды.
Билбау көрәше буенча ачык шәхси-команда беренчелеге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Әлеге спорт учреждениесендә 30 ел дәвамында малайлар һәм кызлар көрәшү осталыгына кече яшьтән алып шөгыльләнәләр. Һәм ел саен күркәм традиция буенча, Яңа ел алдыннан биредә билбау көрәше буенча ярышлар уза. Көрәш мәктәбе тәрбияләнүчеләре ярышларны оештыруда иганәчеләр булып тора.
Бу ел да искәрмә булмады. Традицион турнирга республиканың 7 муниципаль районыннан 50дән артык спортчы җыелды.
Шулай ук Аксубай районы көрәшчеләре дә актив катнашты. Көрәш нәтиҗәләре буенча Түбән Татар Майнасыннан Рияз Галимов мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Ул Илһам Камаловның тәрбияләнүчесе булып тора.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев