Аксубай китапханәсендә тарих битләрен ачалар
Аксубай үзәк китапханәсендә «Без тарихта эзлебез» һәм «Өченче яшь университеты» циклы кысаларында Татарстан тарихы буенча Аксубай районы авыллары тарихына багышланган лекцияләр оештырылган.
Лекцияләрне тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы педагог Рафыйк Насыйров алып бара.
Тыңлаучылар Сөнчәле, Мокшино һәм башка авылларның үткәне турында бик күп кызыклы яңалык белделәр. Лекцияләр дәвам итә. Тарихи клубта киләсе дәресләр Яңа Үзи авылының оешу тарихына багышланачак.
Үзәк китапханәнең уку залы тыңлаучыларны 19 мартта көтә.
Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев