Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә Балалар китабы атналыгы бара

Язгы каникул көннәрендә Аксубай балалар китапханәсендә халык күп. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы китап сөючеләрне җыя.

Балалар һәм гаилә китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен мавыктыргыч чаралар әзерлиләр. Ялның беренче көнендә балалар, китапханәгә килгәч, төзелеш буенча кызыклы мастер-класска керделәр. Алар модульле детальләрдән  йорт модуле төзеделәр. Аннан соң төзелгән проектларны якландылар – үз торакларын ничек күзаллаулары  турында сөйләделәр.

 

Алга таба да һәр ял көне чараларга бай булды, балалар бик күп яңалыклар белделәр. Яшь китап укучылар игътибарын «Әдәби подиум» дигән китап күргәзмәсе җәлеп итте. Балалар яңа кайткан китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, «Яраткан китап битләре буйлап», «Балалар, китаптан җавап эзләгез» әдәби викториналарында катнаштылар. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы  «Укучы иле» дигән әдәби ринг белән төгәлләнәчәк. Атнада катнашырга өлгермәгән кеше моны 30 март көнне эшли ала – бу рингта әдәби әсәрләрне белүдә китап сөючеләр белән көч сынашырга мөмкин.

 

Фото Зинаида Леонтьева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев