Аксубай “Хыял” социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыныч күк йөзе өчен
“Балачак унъеллыгы” чаралары кысаларында “Хыял” социаль приютында тәрбияләнүчеләр аппликация ясау буенча иҗат остаханәсендә катнаштылар.
Приют тәрбиячеләре алдан ук дәресләр өчен кирәкле материал әзерләделәр. Балалар белән башлангыч эш алып барылды. Хезмәткәрләр балаларга Бөек Ватан сугышы, сугыш һәм тынычлык символлары турында сөйләделәр.
Алар аңлатканча, Тынычлык күгәрченнәре — тынычлык тарафдарларының Бөтендөнья конгрессы эшчәнлеге белән бәйле рәвештә икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң популярлыкка ия булган белдерү. Аппликацияләр якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнде.
Шул рәвешле, тәрбиячеләр балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт күрсәтергә теләделәр.
Фото: “Хыял”социаль приюты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев