Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай кешеләренә игелекле эшләре өчен МИР Премиясе

Аксубайлыларны игелекле эшләр турында хәбәр итәргә һәм МИР премиясен алырга чакыралар.

Игеклекле гамәлләр тормышта гармония саклау өчен зур билгеләнешкә ия.  Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы  җәмәгатьчелек инициативалары, волонтерлык, хәйрия ярдәме күрсәтү өлкәләрендә һәм җәмгыять иминлеге өчен эшләнгән башка эшчәнлекләр өчен тапшырылган  “МИР Премиясен” алуга конкурс үткәрә. 

Игелекле эшләр  өчен МИР Премиясе Конкурсы 2019 елда исәп буенча сигезенче тапкыр үткәрелә һәм ул халыкара статуска ия, анда хәзер  чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да катнаша ала.  “МИР Премиясе”  – ул ел саен уздырыла торган бәйге, ул актив тормыш позициясе игелек идеясенә ия булган кешеләрне ачыкларга чакырылган. Премия  илебезнең тынычлык эшенә керткән өлеше игътибардан читтә калырга тиеш булмаган хәзерге һәм киләчәк геройларына рәхмәт белдерү ысулы.

МИР Премиясе 8 номинациядә бирелә: яхшы яңалыклар, елның игелекле оешмасы, сәламәт инициатива, карамастан, экологик җаваплылык, игелекле коллектив, батырлык, Халык премиясе. 

Гаризаны 2019 елның 1 сентябренә кадәр тапшырырга.                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев