Аксубай игенчесе төягеч белән оста идарә итә
Җитештерү күрсәткечләре буенча Владимир Зайцев «Аксу Агро» ҖЧҖнең иң алдынгы механизаторларының берсе булып тора.
Игенченең авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе 30 елга якын. Иске Ильдеряк мәктәбен тәмамлаганнан соң, Аксубай һөнәри техник училищесында киң профильле механизатор белгечлеге ала. Гомере буена игенчелектә фидакарь хезмәт куя. Җәйге чорда Владимир Зайцев терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Үзенең төягече белән салам, печән өя. Һәм үз эшен бик оста башкара, моны авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Илгизәр Зәйнуллин да раслый.
– Терлек азыгы әзерләү чорында Владимир Зайцев салам, печән өю эшен яхшы башкара. Бу эштә «Аксу Агро»да аңа тиңнәр юк, – ди баш инженер.
Механизатор бүген дә төягече белән кырда эшли – Сөт комплексына кертү өчен салам төяп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев