Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчесе республикада да иң яхшылар арасында

«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Алексей Кудряшов районда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларның республика бәйгесендә җиңүчеләр арасында.

Алексей Кудряшовның механизаторлык стажы утыз елга якын. Ул Аксубай СПТУында белем алганнан соң механизатор булып эшли башлаган һәм бу еллар дәвамында һөнәренә тугры булып кала.


Хезмәттәшләре белән бергә ул авыл хуҗалыгы производствосында ел дәвамында диярлек эшли. Язын ашлама ташый, сөрә, чәчә, җәен азык әзерли, урып-җыюда хезмәт куя. Көзен дә урып-җыюда мәшгуль иде, кышын техниканы эшкә әзерләячәк. Хезмәт нәтиҗәләре буенча Алексей Кудряшов район җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, премияләргә лаек булды. Берничә ел дәвамында республиканың иң яхшы комбайнчылары арасында санала. 2021 елгы урып-җыю нәтиҗәләре буенча да ул бәйге җиңүчеләре исемлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев