Аксубай игенчеләре язгы эшләргә әзерләнәләр
«Аксубай» АФның үзәк биләмәсендә техникаларны кыр эшләренә әзерләү төгәлләнеп килә.
Шушы көннәрдә әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары белән Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов очраштылар.
Үзәк биләмәдә чәчү комплекслары, тракторлар, азык җыеп алу техникасы тупланган. Остаханәдә механизаторлар Андрей Петров, Сергей Кульков, Тәбрис Рәхмәтуллин, Инсаф Сөләйманов үзләренең тимер атларын көйләделәр. Ведомство вәкилләре техникаларны әзерләүнең агымдагы торышы белән таныштылар, механизаторлар, ремонтчылар белән аралаштылар, техник мәсьәләләргә кагылышлы киңәшләр бирделәр.
Санаулы атналардан игенчеләр үзләренең агрегатларын туфрак эшкәртүгә алып чыгачак, орлык ташыячак, чәчәчәк. Ә әлегә алар, һөнәри осталык һәм зирәклек күрсәтеп, остаханәдә киеренке эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев