Аксубай игенчеләре урып-җыюны төгәлләделәр
13 сентябрьдә Аксубай районында бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды.
Район игенчеләре урып-җыюны кыска вакытта төгәлләделәр.
Районда бөртекле культуралар өчен 38924 гектар мәйдан бүленгән иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 14 сентябрьгә 118 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 30 центнердан артык тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев