Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре көзге бодайдан яхшы уңыш көтә

Аксубай районында көзге культуралар басулары уңышлы кышлады һәм яздан башлап көчле үсеш алды.

2020 ел уңышының нинди булачагын бөртекле культураларның бүгенге торышына карап фаразларга мөмкин. Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Фәндәс Гафиятуллин «Аксу Агро» ҖЧҖнең көзге бодай участогында булдылар, хәлне анализладылар.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, культураны иккәндә барлык агрочаралар кулланылган, үсемлекләрне саклау буенча чаралар үткәрелгән, кирәкле компонентлар кертелгән.

“Культураның бүгенге торышына карап фикер йөрткәндә, уңыш гектарыннан 40 центнердан да ким булмас дип көтелә, – дип нәтиҗә ясады үз фаразына Габдерәшит Гыйльметдинов. Бу – игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев