Аксубай игенчеләре чәчүлекләрне тәрбиялиләр
Аксубай районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үсемлекләрне саклау буенча агрочаралар тәмамланып килә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, чүп үләннәренә каршы эшкәртү 53 мең гектардан артык мәйданда башкарылган (план күрсәткеченең 92 проценты). 36 мең гектардан артык чәчүлекләр – корткычларга каршы, 40800 гектардан артык авыруларга каршы эшкәртелде.
Параллель рәвештә район хуҗалыклары кырларында бөртекле культураларны яфрактан һәм тамырдан тукландыру дәвам итә. Әлеге агрочаралар 42 мең гектардан артык мәйданда (план үтәлешенең 120 проценты) һәм 13 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев