Аксубай фермеры мул уңыш үстергән
Быел Леонид Мясниковның крестьян-фермер хуҗалыгында уңышны җыеп алуга беренчеләрдән булып керештеләр.
Бу хуҗалык кырларында бөртеклеләр уңышы мулдан өлгерде – бер әйләнештән 38 центнер. Бөртеклеләрне җыеп алуда Александр Миронкин һәм Алексей Цветков ярдәм итәләр. Комбайнчылар басу-кырларда урак өстенә аяк чалган тоташ яңгырларга кадәр зур эш күләме башкарырга өлгергәннәр.
Алар исәбендә йөзләгән гектар урып-җыелган мәйдан. Комбайнчылар хезмәт куйган техника әллә ни яңа булмаса да, сынатмый. Көтелмәгән җимереклекләр килеп чыкканда, техниканы да үзләре ремонтлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев