Аксубай фермерлары Татарстан фермерлары бәйрәмендә катнаштылар
Казанда ТРда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
30 ел элек республикада беренче 254 фермер үз эшен башлады. Хәзер Татарстанда 4 меңгә якын фермер эшли, шул исәптән 60тан артыгы – безнең районда. Шуның 38 проценты – сөт терлекчелеге, 3 проценты – теплицаларда яшелчәләр үстерү, 3 проценты – кошчылык, 1 проценты – җиләк-җимеш культуралары үстерү, калганнары үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Тантаналы чарада безнең районнан фермер хәрәкәте вәкилләре дә катнашты: район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова, Заря поселогыннан КФХ башлыгы Алексей Гуляков, Иске Тимошкинодан КФХ башлыгы Георгий Погодкин.
Бу көнне фермерлар адресына республика ведомстволары һәм тармаклары җитәкчеләреннән республика үсешенә керткән хезмәтләре өчен бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Аксубай районы фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Аңа бүләкне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
– Хезмәттәшләребез арасында булу безнең өчен бик күңелле булды, – ди Әлфирә Вәлиҗан кызы. – Без республика фермерларының, кооперативларының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштык. Җитештерелгән товарлар ассортименты киң: ит, сөт, умартачылык тармагы продукциясе һ.б.лар шаккатыра. Димәк, авылда эшләп, эшчәнлек чикләрен, үз мөмкинлекләреңне киңәйтергә була. Һәм шуны әйтәсе килә, без район җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм тоеп эшлибез.

Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев