"Аксубай егетләре" ветераннар алдында чыгыш ясады
«Нежность» КЦСОНның социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән буын кешеләре ял итәләр һәм дәвалау процедуралары алалар.
Бүлекнең бурычы – пенсионерларның актив тормыш рәвеше алып баруларында, аларның сәламәт булып, кызыклы тормыш белән яшәүләрендә, үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп тоюларында ярдәм итү. Ял итүчеләр өчен биредә төрле мәдәни программалар оештырыла.
Бәйрәм алды көннәрендә Наилә Крайнова җитәкчелегендәге "Аксубай егетләре" баянчылар ансамбле ветераннар янында кунакта булды. Концерт программасы тамашачылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Баянчылар әзерләгән концерт программасы классик музыка әсәрләрен, халык, эстрада һәм сугыш чоры көйләрен үз эченә алды. Өлкән буын вәкилләре концертны бик теләп тыңладылар, шатлыклы мизгелләр бүләк иткәннәре өчен яшь музыкантларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Фото «Нежность» КЦСОН архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев