Аксубай егетләре автомат сүтеп-җыйдылар
Аксубай районының Савгач урта мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында «Ягез әле, егетләр!» дип исемләнгән конкурс узды.
Ярышларда биш команда – урта һәм өлкән сыйныф вәкилләре, шулай ук яшь армиячеләр катнашты.
Балалар автоматны сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту, хәрби-гамәли спорт төрләре буенча башка күп кенә биремнәр үтәргә тиешләр иде. Командалар барлык этапларны да уңышлы үтәделәр, шулай ук теорияне һәм зирәклекне белүләрен күрсәттеләр: җыр сүзләре буенча хәрби исемнәрне әйтеп биделәр.
11 сыйныф командасы барлык этапларны да яхшы үтеп, беренче урынга чыкты, икенче урында – унынчы сыйныф укучылары, өченчедә – яшь армиячеләр.
– Укучыларымнан мин канәгать, – дип белдерде ТИН укытучысы Анатолий Охотников. – Конкурс аларның тормыш иминлеге нигезләре буенча белем дәрәҗәсен һәм хәрби эш күнекмәләренә карата кызыксынуларын күрсәтте.
Фото: Савгач мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев