«Аксубай егетләре» ансамблендә катнашучылар тыл ветераннарына онытылмас хис-кичерешләр бүләк иттеләр
«Аксубай егетләре» ансамблендә катнашучылар тыл ветераннарына онытылмас хис-кичерешләр бүләк иттеләр.
Аксубай баянчыларыннан «Шифалы баян» дип исемләнгән яңа проекты башлангыч алды.
"Аксубай егетләре" баянчылары һәм аның җитәкчесе Наилә Крайнованың "Шифалы баян" дигән яңа проекты 17 декабрьдә старт алды. Әлеге проект кысаларында яшь баянчылар атнаның һәр чәршәмбесендә эмоциональ ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар һәм авыру кешеләр янына барып, аларга мини-концертлар бүләк итәчәкләр. Бу проект Аксубай районының халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Ансамбльдә катнашучылар Ксения Романова һәм Вадим Андрианов, ансамбль җитәкчесе Наиля Крайнова һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Миронкина тыл ветераннары Петр Васильевич һәм Нина Михайловна Евграфовлар гаиләсендә булдылар. Быел җәй Петр Васильевичка 90 яшь тула!
– Без аларга сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Ксения алар өчен үз куллары белән открытка ясады. Балалар музыкаль әсәрләр башкардылар. Кечкенә концерт онытылмас «Славянка» әсәре белән тәмамланды, – дип уртаклашты Наилә Крайнова.
Өлкәннәрнең күңелләре нечкәрде. Бик канәгать калдылар, килгәннәре һәм матур чыгышлары өчен рәхмәт әйттеләр. Нина Михайловна кунакларны табынга чакырды.
Проект шулай башланып китте. Вадим һәм Ксения тыл ветераннары Петр Васильевич һәм Нина Михайловнага яхшы кәеф, онытылмас тәэсирләр бүләк иттеләр!
– Аксубай бистәсе халкыннан авыр хәрәкәтләнгән һәм безнең музыкаль “терапия” күңелләренә хуш килгән кешеләр турында комментарийларда язуларын тәкъдим итәбез һәм без сезнең янга, һичшиксез, киләчәкбез! – диде Наилә Крайнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев