Аксубай ДОСААФының 14 курсанты хәрби машиналарны үзләштерде
Аксубай ДОСААФ оешмасы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби-исәп белгечлеге (ВУС-837) буенча белем алучы курсантларны укытуга йомгак ясады.
Барлык курсантлар да имтиханнарны уңышлы тапшырдылар һәм ЮХИДИның квалификацион сынауларына кертелделәр.
14 курсант ДОСААФ оешмасында «Хәрби машина йөртүче» хәрби-исәп белгечлеге буенча укулар үтте. Балалар шулай ук хәрби әзерлек нигезләрен – теорияне белделәр, утлы корал белән идарә итү буенча гамәли күнекмәләр алдылар. Алар кыска вакыт эчендә автоматны сүтеп-җыя, төгәл ата алалар.
Курсантлар алдында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин чыгыш ясады. Ул вакытлы хезмәттә булган солдатларның хезмәт шартлары турында сөйләде, хәзерге хәрбиләргә карата куелган таләпләрне аңлатты.
– Хәрби кием кигәч, йөкләнгән бурычны уңышлы үтәрсез, сынатмассыз дип ышанам, – дип ассызыклады ДОСААФ советы директоры Петр Волков.
Укулар буенча иң нәтиҗәле курсантлар Инсаф Хөснуллин, Дмитрий Миронов һәм Артем Варфоломеев Аксубай ДОСААФ оешмасыннан Грамоталар алдылар.
Фото: Аксубай ДОСААФ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев