Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай чик сакчылары  бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Үзәк мәйданда Камчаткадан көнбатыш чигенә кадәр хезмәт иткән элеккеге чик сакчылары җыелды

Традиция буенча, бәйрәм көнендә төрле вакытларда Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны хөрмәтләп искә алдылар.

Районның үзәк мәйданы яшел төстәге киемнәрдәге чик сакчылары белән тулды –  төрле вакытта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән элеккеге солдатлар горур саф адым белән мәйдан түренә үттеләр.  Чик сакчылары бәйрәмгә хатыннары, балалары, оныклары белән килделәр.

Алар хезмәт иткән чордагы кебек сафка төзелеп бастылар. Аларга Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте. Ул безнең ил территориясен саклауда чик буе гаскәрләренең әһәмиятен билгеләп үтте.

 –Ватан чикләрен саклау иң мөһим, җаваплы һәм мактаулы бурычларның берсе булып кала, аны башкару бары чик сакчыларына гына ышанып ташырыла. Һәрвакыт нәкъ менә дшманның һөҗүмен чик буе гаскәрләре беренче булып үз өстенә ала. Без сезгә Туган ил чикләрен лаеклы саклавыгыз, тыныч күк йөзе һәм балаларыгызны да илнең  чын патриотлары итеп тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек телим, – диде Станислав Зайцев.

Башкарма комитет җитәкчесе чик буе гаскәрләре традицияләрен саклауга һәм яңартуга керткән өлешләре, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, чик сакчылары көненә багышланган чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен Алексей Бобовка, Владимир Капитоновка, Рафаил Мортазинга, Сергей Ильдугановка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларына Валерий Павлов, Александр Жарков, Юрий Степанов, Сергей Харитонов лаек булды.

Котлауларга ветеран-чик сакчылары җәмгыяте рәисе Алексей Бобов та кушылды. Ул катнашучыларга лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Чик сакчылары ветераннары Советы исеменнән Валерий Миронкинга, Айрат Гайнуллинга, Илнар Искәндәровка, Михаил Федоровка, Дмитрий Судаковка, Сергей Демьяновка рәхмәт белдерелде.

Яшь башкаруы Варвара Панюкованың җырлары ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм хөрмәтенә әләм күтәрү хокукына Сергей Илдуганов һәм Александр Жарков лаек булды. Әләм күтәрелгә вакытта чик сакчылары, хәрби традиция буенча честь биреп тордылар. Тантанада катнашучылар мәңгегә үз постларында калган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Җыелучылар «чик буе баганасы» һәм  чик  сакчыларына багышланган монументка веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев