Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай чакырылыш комиссиясе узган елга йомгак ясады

Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә Аксубай районы буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Комиссия утырышында эшчәнлекләре хәрби хезмәткә чакыру эшен оештыру белән турыдан-туры бәйле булган ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны 2021 елның октябрь-декабрь айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе нәтиҗәләре һәм 2022 елның язгы чакырылышына бурычлар белән Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов таныштырды.

–Аксубай районы буенча чакырылыш комиссиясе планлы рәвештә, өзеклекләрсез, тулы состав белән, график нигезендә эшләде һәм куелган бурычларны уңышлы үтәде, – дип билгеләп үтте ул. – Гражданнарны гаскәрләргә озату ТР Хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылуга билгеләнгән бирем һәм озатулар планы нигезендә башкарылды. Район бурычны 116 процентка үтәде – РФ Кораллы Көчләре сафларына һәм башка хәрби формированиеләргә план буенча 50 кеше урынына 58 кеше җибәрелгән. Шул исәптән дүрт призывник «С» категорияле транспорт чараларын йөртүче» хәрби-исәп белгечлеге буенча әзерләнгән, 44 егет – өлкәнрәк яшьтә, бишесе – югары белемле. Хәзерге вакытта барлык егетләр дә хәрби частьларда лаеклы хезмәт итәләр.

Шуның белән бергә хәрби комиссар кайбер яшьләрнең хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чараларны узудан качып йөрүләрен билгеләп үтте. Районда андыйлар 18 кеше.

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр белән эшләү буенча күзәтчелек эшчәнлеге барышында ачыкланган хилафлыклар белән район прокуроры Эдуард Хираҗев таныштырды. Ул, аерым алганда, армиядә хезмәт итүдән качып йөрүчеләрнең үзләренең канунга каршы гамәлләре белән аерым җаваплылык тотачакларын билгеләп үтте.

Утырышта шулай ук ветераннар хәрәкәтенең, дәүләт органнарының яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе турында да фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев