Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай бистәсенең тагын бер символы пәйда булды

Аксубай бистәсе көннән-көн ямьләнә бара.

Ял итү урыннары бихисап:  көндезләрен эссе кояштан качып эскәмияләрдә ял  итеп утыру өчен Ленин паркы; музыкаль фонтан белән төзекләндерелгән үзәк парк, анда  Аксубайда үткән концерт һәм чараларның видеоязмаларын карап утырырга да була; чәчәк түтәлләренә күмелеп утырган, күптән түгел  ачылган Гуляев скверы; үзәк балалар паркы, анда халыкның күп өлеше бик теләп ял итә.

Җәйнең беренче аенда биредә мәктәп яны лагерьләрендә ял итүче балалар  буш вакытларын үткәрделәр, хәзер исә бирегә якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр килә,  әбиләр оныкларын ияртеп киләләр, коляскалар белән балаларын урамга алып чыгучылар да аз түгел, кичен егетләр, кызлар рәхәтләнеп ял итәләр. Ял итүчеләр  өчен биредә эскәмияләр куелган, уйнар  өчен  төрле корылмалар урнаштырылган, таганнар да бар, бер сүз белән әйткәндә, сабыйлар җаннары ни тели, шуның белән мавыга алалар.

Балалар паркына үзәк мәйдан ягыннан керү мөмкинлеге ачылды. Бер атна элек пәйда булган төрле чәчәкләр утыртылган арка фотосурәткә төшәргә хирыс булучыларның яраткан урынына әверелде. 

Ә хәзер арка өстендә безнең яраткан бистәбез АКСУБАЙ исеме балкый. Әлеге фонда төшерелгән фотосурәтләр зур билгеләнеш ала бара, туганнарына кунакка кайтучыларда матур тойгылар калдыра, Аксубай бистәсе буйлап саф һавада йөрү тагын да истәлеклерәк һәм күңеллерәк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев