Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай балаларына җәйге ялны оештырырга ярдәм итәчәкләр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссия әгъзалары яшүсмерләрнең хокук бозулары буенча беркетмәләрне карадылар. Утырышта яшь хокук бозучылар да, аларның әти-әниләре дә катнашты. Аларга хокукка каршы гамәлләр кылган өчен җавап тотарга туры килде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр арасында – мәктәп укучыларының җәйге ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру булды. Утырышта ассызыклап үтелгәнчә, бу беренче чиратта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы балигъ булмаганнарга, авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләргә, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга кагылачак. Балаларга җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашуда, җәйге лагерьларда ял итүне оештыруда ярдәм итәчәкләр. Яшьтәшләре арасында булу, уртак эшләр һәм мәнфәгатьләр яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышына бик тә уңайлы йогынты ясарга мөмкин.

 

Фото: КДН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев