Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары китапханәгә әниләре белән килделәр

Урмандеево авыл китапханәсендә “Әни белән китапханәдә” чарасы кызыклы үтте.

Әниләр кулындагы китап — бик зур тәрбия көче. Балага китап укып, әни кеше аның алдында, игелек һәм гаделлек хакимлек иткән, хезмәт сөяргә, намуслылыкка өйрәткән яңа дөньяны ача.

Авыл китапханәсенә балалар үзләренең иптәшләре, сыйныфташлары белән киләләр. Тик бу көнне “Әни белән китапханәдә” чарасына алар әниләрен алып килделәр. Гаилә белән китап уку турында бик җылы, эчтәлекле әңгәмә килеп чыкты.

Китапханәче Татьяна Максимова балалар китапларын бергәләп укуның мөһимлеге турында сөйләде. Әниләр үз балаларының нинди әсәрләр белән кызыксынулары, китапханәдә вакытларын ничек үткәрүләре турында белделәр. Балаларның ялын ничек кызыклырак итү, аларны әдәбият укуга ничек җәлеп итү турында бергәләп киңәштеләр. Әниләр һәм балалар белән бергә якынлашып килүче бәйрәмнәр һәм бәйгеләр турында сөйләштеләр.

Фото: Урмандеево авылы китапханәсе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев