Аксубай Балаларны яклау көнен бәйрәм итте
Бүген үзәк паркта Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм булды.
Тантанага бик күп балалар җыелды. Алар – әти-әниләре, өлкәнрәкләре дуслары белән килделәр. Балаларны яклау көне мәктәп яны лагерьларының беренче эш көненә туры килде – ял итүче мәктәп укучылар төркеме парк территориясен яулап алды. Кайберәүләре мәктәптән тыш эшләр үзәге, район туган як тарихын өйрәнү музее оештырган кызыклы мастер-классларда үзләренә шөгыль таптылар: яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләре темасы буенча пазллар җыйдылар, кул эшләрен яратучылар – аппликацияләр ясарга өйрәнделәр. Кемнедер балалар өчен таучыклар, уен комплекслары үзенә җәлеп итте. Музыка яңгырады һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яшел келәм өстенә сибелделәр. Күңелле уеннар, яшь артистлар башкаруындагы җырлар күпсанлы тамашачыны таң калдырды.

Балаларны аларның бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.
– Бүген җәйнең беренче көне. Сезнең көтеп алынган каникуллар җитте, – дип билгеләп үтте ул. – Бу – зур шатлык. Балачак бәхетле булсын өчен, барысы да уңайлы яшәсен өчен без үсеп килүче буын өчен бик күп объектлар – парклар, скверлар, спорт мәйданчыклары төзибез. Сезне чын күңелдән балачак бәйрәме белән котлыйм, яхшы ял итүегезне, яңа уку елына көч туплавыгызны телим!
Бу көнне паркка килгән һәркем, сәхнә каршындагы эскәмияләрдә яисә яшел чирәм өстендә утырып, программаларда катнаша алды. Тамашачылар яшь биючеләргә һәм җырчыларга алкышлап кына калмадылар, алар шулай ук табышмаклар чиштеләр, биеделәр, әйлән-бәйлән әйләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев