Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай бадминтончылары «алтын» һәм «бронза» медаль яуладылар

Базарлы Матакта Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре-2 тур» зональ сайлап алу этабы узды.

Көч сынашуларда Әлки, Алексеевск, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарыннан 100гә якын спортчы катнашты. Безнең районны ДЮСШ тренеры Владислав Мулеев тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Очрашулар киеренке ритмда үтте.

– Ярышлар алдыннан безнең спортчылар дулкынлану хисләрен җиңделәр, – дип сөйли Владислав Мулеев. – Команда бер йодрык булып тупланды, үзенә ышанды һәм теләсә нинди катлаулыктагы уеннарга әзер иде. Һәм иң яхшы дәрәҗәдә чыгыш ясады.

Иске Тимошкино бадминтончылары Вадим Мулеев һәм Станислав Иванов үзләренең яшь категорияләрендә «алтын» медальләргә лаек булдылар, Руслан Пименов – бронза призер булды. Бу көннәрдә командалар атна ахырында Казанда узачак финал ярышларында чыгыш ясарга әзерләнәләр. 

 

Фото: Владислав Мулеевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев