Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай азык җитештерүчеләре кышка сыйфатлы азык әзерли

«Волжское» ҖЧҖдә терлек азыгы әзерләү кызу темп белән бара.

Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәтчәннәренең сыйфатлы азык әзерләү тәҗрибәсе бар, чөнки терлек азыгы җитештерүдә чын профессионаллар эшли. Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 1550 гектар били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә шуның 300 гектардан артыгы чабылган. 1300 тоннадан артык сенаж (план буенча 5600 тоннадан артык салынырга тиеш), 93 тонна печән әзерләнгән.

Бу көннәрдә азык әзерләү звеносы «Луч» бүлекчәсенең люцерна басуында эшли. Әдип Гыйльметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин алмашып идарә итә торган чапкыч басуда туктаусыз эшли. Алексей һәм Александр Илендеевлар теземнәрне җыялар, үләнне ваклыйлар һәм аны алга таба консервацияләү өчен махсус препарат белән тоташтырып, параллель рәвештә транспортка төйиләр.

КамАЗ йөртүчеләре Яков Шакмаков, Евгений Мельников, тракторчылар Илдар Хөснетдинов, Камил Хәсәнов, Алексей Абросимов вакланган массаны салу урынына ташыйлар. Бу көннәрдә сенаж салу Васильевка янындагы терлекчелек корпуслары артында алып барыла. Монда эшкә тәҗрибәле механизаторлар Федор Назаров һәм Николай Степанов керешә. Алар эшне белеп башкаралар, тонналаган үлән ярымфабрикатын тыгызлыйлар. Транспортчыларның һәр рейсы саен масса күләме арта бара.

– Көн саен сенаж базына 650 тоннага кадәр яшел масса салына, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш зоотехнигы, азык җитештерү өчен җаваплы Анжела Мельникова. – Запасларны терлекләрнең баш санын исәпкә алып формалаштырабыз. Быел үлән массасы яхшы, киләсе елның язына кадәр җитәрлек күләмдә азык әзерләргә планлаштырабыз. Безнең механизаторлар күңел биреп эшлиләр, яхшы нәтиҗәләргә генә ирешергә омтылалар.

Азык әзерләү барышы белән Рссельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов та танышты.

– «Волжское» ҖЧҖдә сенаж салу җитештерү технологияләрен үтәп алып барыла, – дип билгеләп үтте ул. – Азык сыйфатын саклау өчен, аны консервлауда нәтиҗәле өстәмәләр кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев