Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре казанлыларны кабат сөендерде
Аксубай районы вәкилләре чираттагы тапкыр Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнаштылар.
Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр кыр, шәхси хуҗалыклар үз товарларын тәкъдим итте. Бу – сыер һәм кош ите, сөт, сөт продуктлары бал, яшелчә һәм башка бик күп продуктлар. Казанлылар экологик яктан чиста һәм бәяләре буенча кулай булган товарны теләп сатып алды.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәкъдим ителгән товарларның ассортименты һәм бәяләре белән танышты һәм Аксубай мәйданчыгында сәүдәнең яхшы оештырылган булуына уңай бәя бирде.
Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2021 елның 25 декабренә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев