Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Златоцвет» ансамбле тармак ветераннарын чыгышлары белән сөендерде

Бөтенроссия Әниләр көне бәйрәме алдыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә концерт программасы белән «Златоцвет» ансамбле чыгыш ясады.

Бу коллектив чыгышын халык бик ярата, аеруча да вокалчылар чыгышына өлкән буын кешеләре зур ихтирам белән карый. Социаль тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы тармак ветераннары башкаручыларны җылы каршы алдылар. Үзешчәннәр хатын-кызларны Әниләр көне белән ихлас тәбрикләделәр, бәхет, сәламәтлек, якыннарының җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр. Тамашачылар концерт программасы дәвамында аларны көчле алкышладылар, ансамбльдә катнашучыларга кушылып җырладылар, хәтта биеп тә алдылар. «Златоцвет»үзенең чыгышы белән ветераннарга зур шатлык китерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев