Аксубайның христиан динен тотучылары Чукындыру бәйрәмен каршыладылар
Изге Феодосий Тотемский чиркәвендә гыйбадәт кылдылар һәм суны изгеләндерделәр.
Төш вакытында Аксубайдагы “Таш чокыр” чишмәсендә суны изгеләндерү тантанасы булды.
Борынгы йола буенча, районның православ халкы бу якты вакыйга шатлыгын бүлешер өчен таш чокырдагы чишмә янына җыелды. Иордан елгасында Гайсә Мәсихнең чукындырылуы көнендә үткәрелә торган зур су изгеләндерү йоласын, миссионерлык эшләре буенча благочинный ярдәмчесе, иерей Антоний Рыбочкин башкарды. Вакыйга урыны кешеләр белән тулды – таш чокырдагы суны изгеләндерү күптән инде район халкының күркәм традициясенә әверелде.
Йоладан соң рухани аксубайлыларны һәм кунакларны олы бәйрәм белән котлады, барысына да нык сәламәтлек һәм изге эшләрдә илаһи ярдәм теләде. Иң изге теләкләрен белдереп, ул җыелучыларга аруландырылган су сипте.
Тантанада район башлыгы Алмаз Мингулов катнашты. Ул православие динен тотучыларны һәм район кунакларын чын күңелдән сәламләде.
– Бу бәйрәм сезнең өйләрегезгә яктылык һәм шатлык, тынычлык һәм иминлек алып килсен. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!
Район җитәкчесе беренчеләрдән булып изгеләндерелгән суның тәмен татып карады.
Дин тотучылар аны үзләре белән алып киттеләр, ә иң кыюлары, Алла һәм тормышның мәңгелек кыйммәтләре турында уйланып, изгеләндерелгән купельгә чумдылар. Ир-атлар һәм хатын-кызлар чиратлашып иорданьга керделәр.
Беренче кыю ир-егет Сергей Крайнов иде.
Хисләре турындагы сорауга ул болай дип җавап бирде:
– Бик шәп! Көч, шатлык, эчке күтәрелеш һәм эшләү теләген тоям!
Күпләр йоланы үзләренең катнашулары белән генә хупладылар. Иминлекне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре тәэмин итте, ә су коену өчен шартлар җентекләп әзерләнгән иде. Бу көнне дистәләгән кеше изге йолага кагылды, һәм изгеләндерелгән чишмә суы алар өчен тән һәм җан өчен чын бәхеткә әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев