Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның туган якны өйрәнүчесе район башлыгы бүләгенә лаек булды

Район башлыгының Рәхмәт хатын Иске Саврушта туып үскән Владимир Чураков алды

Савруш авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында туган төбәк тарихын саклауга керткән өлеше өчен Владимир Чураков билгеләп үтелде. Бу кеше районда тарихны яхшы белүче буларак билгеле – ул республиканың дәүләт архивларында район турында мөһим тарихи мәгълүматларны өйрәнә һәм автордашы Надежда Петрова белән берлектә район торак пунктларының үткәне турында китаплар чыгара. Шулай ук Владимир Алексеевич ата-бабаларыбыз турындагы истәлекне мәңгеләштерү өстендә дә эшли – яшь буыннар ата-бабалары турындагы хәтерне сакласын һәм хөрмәтләп искә алсын өчен, элек зиратлар урнашкан урыннарда хәтер баганалары урнаштыра.

Җирлек башлыгы Андрей Кузьмин Савруш төбәге тарихын саклау буенча Чураков тарафыннан нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Ул элеккеге зиратлар һәм борынгы халыкның гыйбадәт кылу урыннарында биш этник багана урнаштырган. Туган якны өйрәнүче туган төбәге турында китап бастырып чыгару өчен материаллар җыю өстендә эшләвен дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев